Казанда үзенең "белем агачы" пәйда булды: Казан аграр университетында уку елы символик рәвештә башланды

2026 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәм яңа университет традициясе — «белем агачы»акциясе белән башланып китте. Мөхтәрәм кунаклар студентлар белән бергә агачлар утырттылар.

Студентларны һәм укытучыларны уку елы башлану белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Илнур Насретдинов котлады. Ул югары уку йортының профильле ведомстволар белән практик багланышларының мөһимлеген ассызыклады.

"Экология министрлыгы яшь белгечләр белән хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык. Без сезне практикада һәм стажировкада көтәбез. Университетта алган белемнәр сезгә Татарстанның табигый ресурсларын саклауга лаеклы өлеш кертергә мөмкинлек бирер дип ышанам», — дип билгеләп үтте Илнур Насретдинов.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда кабул итү комиссиясе йомгаклары буенча Казан дәүләт аграр университетына 27 меңгә якын гариза бирелгән иде. Конкурс бер урынга 9 кеше тәшкил итте, бу һөнәрләргә ихтыяҗ турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International