ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кызыл китап битләре буйлап» темасына экологик дәрес уздырды. Экологлар укучыларны Кызыл китапның барлыкка килү тарихы белән таныштырды һәм аның ни өчен булдырылуы һәм язылуы турында сөйләде. Балалар юкка чыгу куркынычы астында булган сирәк хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр турында белде. Экологлар биотөрлелек кимүнең төп сәбәпләре турында да сөйләде һәм мәктәп укучылары белән бергә флорада һәм фаунада юкка чыгып баручы төрләрне торгызуга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алышты. «Безнең бурыч – балаларда тереклек дөньясына гуманлы һәм җаваплы караш тәрбияләү һәм табигый байлыкларны дөрес кулланырга өйрәтү», – дип билгеләп үтте Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре.