Бүген «Чистый Татарстан» тапшыруында «Экологик патруль» дигән махсус ЧАТ-бот турында сөйләячәкләр

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» телеканалының «Чистый Татарстан» тапшыруында республикада экологларга табигатьне саклау өлкәсендәге хокук бозулар турында ничек хәбәр бирү һәм телеграм-бот белән эшнең ничек оештырылуы турында фикер алышачаклар. Студиянең кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов. Спикер шулай ук ачыклаган хокук бозулар һәм экология күзәтчелеге буенча 10 ай эчендәге статистика турында да сөйләячәк.

Бүген программаны «Татарстан-24» телеканалында 12.30, 18.30 һәм 22:30 сәгатьләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International