ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Казанда Беренче Экологик диктант узды. Экология буенча үз белемнәрен тикшереп карарга теләүчеләр теоретик һәм гамәли характердагы 35 сорауга җавап бирде. Тест биремнәре оештыручылар тарафыннан М.В.Ломоносов исемендәге МДУның биология факультеты студентлары белән берлектә эшләнгән. Диктант нәтиҗәләре 17 апрельдә ясалачак.

15 апрельдә дөньяның күп илләрендә Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне 173нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары табигать турында белемнәрен Дәрвишләр бистәсе балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр белән уртаклашырга булды. Педагоглар белән бергә җырлар җырладылар, интерактив уеннар үткәрделәр һәм интернат территориясендә чисталык урнаштырдылар.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте активистлары Казан шәһәренең Яшь өйләнүчеләр паркында (Портовая һәм Девятаев урамнары кисешендә) өмә оештырдылар. Территорияне җыештыру һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрделәр, аны чүптән, чыбык-чабыктан һәм корыган агачлардан чистарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International