Казанның махсус билгеләнеш белгечләре «Яшел Россия» бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Казанның махсус билгеләнештәге отряды, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы хәрби хезмәткәрләре «Яшел Россия» акциясе кысаларында Идел-Кама тыюлыгының дендрарий территориясендә өмә үткәрүдә катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре, үткәрелгән чараларда гаиләләре белән актив катнашып, тыюлыкка даими рәвештә ярдәм итә, территорияне чистарта һәм яшь агачлар утырта.

Бу юлы спецназчылар Истәлекле даталар аллеясы буена агачлар утыртуда катнашты, чүп өемнәрен чистартты һәм дендрарийда тәртип урнаштырды, шулай ук тыюлык хезмәткәрләренә кышка утын әзерләргә ярдәм итте.

«Экологик юнәлештәге чараларда катнашу кешедә һәм аның гаилә әгъзаларында табигатькә карата хисси-әхлакый, гуманлы һәм сакчыл караш формалаштыра, әйләнә-тирә мохиттә әхлакый-этик тәртипне җайга салырга булыша. Бүген табигатьне саклап, без Ватаныбызның киләчәге турында кайгыртабыз», – диде табигатьне саклау акцияләренең мөһимлеге турында подполковник Дмитрий Поликарпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International