Байтик лагерендә ТР яшь натуралистларының республика слеты уза

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

«Байтик» белем бирү-савыктыру комплексы базасында, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активы республика мәктәбе белән берлектә, Татарстан Республикасы яшь натуралистларының республика слеты башланып китте. Чарада Татарстан Республикасының 17 районыннан 170 активист катнаша. Аны оештыручылар - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР «Рус география җәмгыяте»нең региональ бүлекчәсе һәм ТР «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Слетта катнашучылар өчен Казан федераль университетының зоология һәм этнография музее һәм Зәңгәр күлләр буенча экскурсия уздыру программасы оештырылды. Шулай ук балалар күңел ачу чараларында, экологик мастер-классларда, квестларда һәм уеннарда катнашачак.

«Фәнни-тикшеренү эше», «Тыюлык сукмаклары», «Яшь натуралист көндәлеге», «Яшь натуралистлар 2021» һәм «Туган як экологиясе» бәйгеләре кысаларында катнашучылар проектларын яклаячак. Тәҗрибәле жюри эшләргә бәя бирәчәк һәм иң яхшыларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

30 сентябрьдә яшь натуралистлар слеты һәм актив мәктәбенә гомуми нәтиҗә ясалачак, анда экология фестивале узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International