Республикада һаваның чисталыгына ничек итеп контроль алып барыла һәм моның өчен нәрсә эшләнә

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

Бу хакта бүген «Эфир» телеканалындагы «Чистый Татарстан» программасыннан карагыз. Катнашучылар Татарстанда автоягулык салу станцияләрен бензин парларын тоту системалары белән җиһазландыру буенча үткәрелә торган масштаблы программа турында фикер алышачак. Студия кунаклары - Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева һәм Казан шәһәре лабораториясенең үзәк бүлеге җитәкчесе Артур Вилданов. Чыгыш ясаучылар автоягулык станцияләрен рекуперация системасы белән камилләштерү һәм республиканың атмосфера һавасына тәүлеклек мониторинг турында сөйләячәк.  

Бүген программаны «Эфир» телеканалында 19:45 һәм 22:45 сәгатьләрдә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International