ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр урынбасары Егор Тарнавский җитәкчелегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды. Дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Роберт Заһидуллин, сатып алулар һәм дәүләт заказларын җайга салу бүлеге җитәкчесе Артем Артемьев, хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Алексей Ткачук, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы Алексей Лобанов һәм Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймовлар доклад белән чыгыш ясады. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.2021 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тапшырган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән күзәтүләрне карау.

2.2021 елда Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү срокларын үтәү анализы нәтиҗәләрен карау (2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 31 декабренә кадәр хисап тапшырыла торган финанс елы өчен).

3.«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендәге контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның үтәлү нәтиҗәләрен карау.

4. 2021 елның 3 кварталы өчен норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза нәтиҗәләрен карау.

5. Кама аръягы территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында. 

6. Төньяк территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International