Безнең белән уртаклаш! Чистайдагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен калдыкларны аерып җыю турында экодәрес үткәрделәр

2021 елның 28 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай шәһәренең 20 нче Мозайка мунициапль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен калдыкларны икенчел файдалану, аларның таркалу вакыты, чүпне дөрес итеп сортларга аеру һәм утильләштерү турында экологик дәрес үткәрде. Чара балаларда калдыкларга карата җаваплы караш формалаштыра һәм калдыклар белән дөрес эш итәргә өйрәтүне максат итеп куя.

Белгечләр калдыкларны эшкәртмәсәң, планетабыз экологиясе белән нәрсә булуы һәм аларның һаваны, суны һәм туфракны пычратып, экосистемага нинди зыян салуы турында сөйләде.

Балаларның экологик белемен үстерү өчен, аларга танып белүгә ярдәм итүче раскраскалар һәм эш дәфтәрләре бүләк иттеләр. «Безгә балаларга калдыкларны аерып җыю принциплары һәм аны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйләргә һәм күрсәтергә кирәк, диде министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторы Илфат Усманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International