Казанның 75нче гимназиясендә саф һава дәресе үткәрелгән

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Атмосфера һавасының кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләп, һаваның үзлекләре һәм составы турындагы сорауларга җавап бирелгән. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 75 нче гимназия укучылары өчен «Без нәрсә сулыйбыз?» темасына экологик дәрес уздырган. Белгечләр балаларны уенга җәлеп итеп, алар атмосфера һавасының табигый һәм антропоген йогынты юллары буенча пычрану факторларын билгеләгән. Шулай ук укучылар өчен «Минем кем икәнлегемне бел» дигән викторина да уздырылган, аның барышында балалар теге яки бу рәсемнең кайсы агачка туры килгәнен ачыклаган. Укучылар актив булган, уеннарда бик теләп катнашканнар һәм үзләренең белемнәрен күрсәткәннәр. «Балалар әйләнә-тирә дөньяны уеннар ярдәмендә танып белә. Яшь чакта алынган белемнәр һәм күнекмәләр табигатькә дөрес карарга һәм үз-үзеңне дөрес тотуга ярдәм итә», – дип билгел Үзәк территориаль идарә белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International