ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк аппараты структураларында һәм территориаль идарәләрендә коррупциягә каршылык көне уңаеннан җыелышлар уздырылды. Министрлык хезмәткәрләренә “Әйләнә-тирәдәгеләр ришвәт тәкъдим итү, ришвәт алырга ризалык я ришвәт сорау дип аңларга мөмкин булган хәлләр турында” дип аталган белешмәлек таратылды. Аның министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” бүлегенең “Коррупциягә каршылык буенча белешмәлек” бүлекчәсеннән алырга мөмкин.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе башлыгы Альберт Анатольевич Шубин туган көнен билгеләп үтә. Министрлыкта 2011 елның августында Үзәк СИАК башлыгы урынбасары булып эшли башлаган иде. Экология министрлыгы коллективы аны туган көне белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел көрлеге, рухи көч, оптимизм һәм бетмәс куәт тели.
Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау дәвам итә. Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Машина төзүчеләр урамы һәм Автозавод проспекты чатында урнашкан “Күзкәй” ҖЧҖ автоягулык станциясендә нефть продуктларын агызуның ябык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык бүлү колонкаларыннан автоцистерналарга җыеп арытаба нефть базасында рекуперацияләүне үз эченә ала. Чаллыда шундый системалар белән 72 автоягулык станциясенең 34е җиһазланган.
Бу юнәлештәге эшләр атмосфера һавасына ягулык салу объектларыннан пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә мөмкинлек бирә.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә ярдәм итү, экологик темаларга язучы республика хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максаты белән үткәрелгән иде.
Чарада Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Үзенең тәбрик чыгышында ул муниципалитетларда башкарылган акция һәм проектларны, аерым алганда “Яшел рекорд” проектын, нефть чыгару һәм нефть химиясе предприятиеләренең экологик програм¬маларын, аларның бүгенге закон таләпләреннән дә шактый алдарак баруын билгеләп үтте. “Бу конкурслар Татарстанда яшәүче һәркемне, һәр предприятие хезмәткәрен табигать биргән бай һәм гүзәл тирәлекне саклауның әһәмияте турында уйландыра”, – дип белдерде.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров исә үз чыгышында республика җитәкчелегенә әйләнә-тирәлекне саклау эшендә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, индустрия предприятиеләре белән партнерлыкта әзерләнә һәм тормышка ашырыла торган экологик программа һәм проектларны уңышлы дип бәяләде.
“Эколидер-2014” конкурсында Татарстанның эре предприятиеләренең, муниципаль берәмлекләрнең вәкилләре, журналистлар, экология хәрәкәтләре, җәмәгать һәм мәгариф оешмалары, активистлар катнашкан иде. Анда җиңеп чыктылар:
“Агроиндустрия комплексы һәм азык-төлек индустриясе” номинациясендә

19
декабрь, 2014 ел
җомга
22 декабрьдә 13.00дә Казанның “Корстон” сәүдә-тамаша комплексында “Эколидер”, “Кеше һәм табигать” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырыла. Теркәү 12.00дә башлана.
Бу конкурслар җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә булышу, республиканың экологик темаларны яктыртучы хәбәр чараларын активлаштыру, журналистларның һөнәри осталыгын арттыру максатыннан үткәрелә.
Белешмә өчен телефоннар: 267-68-22(11), 297-72-50.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр урынбасары, Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов катнашында брифинг уздырылды.
Рәмил Низамовның хәбәр итүенчә, карьерлардан рөхсәтсез файдалану урыннарын оперативрак табу өчен Министрлык гражданнарның мөрәҗәгатьләрен электрон почтага мобиль телефон сервисына кабул итә башлаган. 2014 елның 18 декабреннән гражданнар законсыз карьер казулар турында 267-68-67 кайнар телефонына һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр итә алалар. Хәбәр иткәндә карьерда кулланылучы техниканың маркасын һәм номерын, анык ориентирларга бәйләп аның төгәл эшләү урынын, ул техника эшләгән датаны һәм вакытны әйтергә кирәк. Анонимлык гарантияләнә.
Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 170 предприятиенең җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга 277 гамәлдәге лицензиясе бар. 2014 елда җирле әһәмияттәге җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия шартларын бозган өчен Министрлык инспекторлары 35 шундый лицензиянең гамәле туктатты һәм 7 лицензияне юкка чыгарды.
Быел тулаем республика буенча җир асты байлыкларыннан файдалану турындагы закон таләпләрен бозуның 156 очрагы ачыкланды, шулар буенча 149 административ хокук

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Энергетиканың экологик куркынычсызлыгы: тәҗрибә, проб-лемалар, инновацион чишелешләр” фәнни-гамәли конференциясе бара. Чара кысаларында экология өлкәсендә булган норматив-хокукый көйләү системасы, әйләнә-тирәлекне саклау буенча электр энергетикасы предприятиеләрендә үткәрелә торган чаралар комплексы һәм аларны күзәтчелек органнарының гамәлдәге таләпләренә ярашлы рәвештә үткәрү, яңа инновацион технологияләр иңдерү мәсьәләләре тикшерелә.
Санкт-Петербургта мәктәпләрнең, колледжларның, лицейларның 5-11 классларында укучы балалар өчен төбәк-ара экологик рәсемнәр конкурсы башланды.
Конкурсның максаты – әйләнә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга сак караш тәрбия-ләү, яшь буынның экологик культурасын һәм җаваплылыгын күтәрү.
Конкурс шундый номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Экологик плакат
2. Өйрәнү-тикшеренү эшләре
3. Экология темасына рефератлар
4. Һенд-мэйд (калдыклардан эшләнмәләр)
Конкурска эшләр 2015 елның 15 февраленә кадәр nacc@yandex.ru почтасына алына.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Мәскәүдә “Мәктәп экология өчен” халыкара конкурсы башланды. Ул мәктәп балалары игътибарын алар үз шәһәрләрендә көн саен очрата торган әйләнә-тирәлек проблемаларына юнәлтүне күздә тота. Анда катнашучылар конкрет идеяләр тәкъдим итәләр, экологик хәлне яхшыртуга һәм бу эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлтелгән акцияләр үткәрәләр. Конкурска эшләрне 7-10 класс укучылары 2015 елның 15 февраленә кадәр җибәрә ала.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанның Урман заводы урамындагы “Татнефтепродукт” ААҖ автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм рекуперацияләү системасының эше белән таныштылар.
Татарстанның автоягулык станцияләрен бензин парларын тоту һәм рекуперацияләү системалары белән җиһазлау атмосфера һавасына автотранспортның зарарлы йогынтысын киметүнең иң нәтиҗәле юлларыннан берсе булып тора. 2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үзләренең автоягулык станцияләрен программада каралган срокларда җиһазлау белән шөгыльләнәләр. Казанда инде 58 станция шулай җиһазланган.
Атмосфера һавасының сыйфаты халыкның саулыгына һәм иминлегенә зур йогынты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International