Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерә.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.
Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
11-13 июньдә, Займище бистәсе төбәгендә Идел акваториясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган спортив су асты спорты ярышлары үткәрелә. Чараны Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте белән берлектә Татарстан Су асты эшчәнлеге федерациясе, Татарстан ДОСААФы, “Татарстан Республикасының диңгез җыены” ҖЧҖ оештыра. Ярышлар шәхси һәм команда исәпләре буенча барачак.
Ярышларның максаты булып гражданнарны хәрби-кулланма спорт төрләренә җәлеп итү, су астында йөзүне популярлаштыру, 2015 елгы спорт сезонында Татарстанның иң яхшы спортчыларын ачыклау тора.
Ярышлар ачык рәвешле, андаБүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре өчен “Медицина десанты” акциясе үткәрелде, аны Татарстан Саулык саклау министрлыгы оештырган иде. Врач-терапевтлар һәм башка медицина хезмәткәрләре артерия басымын үлчәде, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирде. Шулай ук артерия басымы күтәрелүнең сәбәпләре турында фильм күрсәтелде, сәламәтлекне даими контрольдә тоту өчен “үз-үзеңә контроль көндәлекләре” өләшенде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр анда Татарстан гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан иде. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрде. Белем бирү оешмаларында укучылар махсус төзелгән мобиль кулланма ярдәмендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын теркәп, Экология министрлыгына хәбәр иттеләр, инспекторлар исә аларны бетерү чараларын күрде. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында барлыгы 1166 хәбәр җибәрелде.
Бүләкләү тантанасын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангыч биргән бу конкурста мәктәп укучылары бик актив катнашкан. Конкурс барышында һәр укучы, класс, мәктәп, муниципаль район һәм шәһәр округы буенча статистика алып барылган. Укучылардан кергән хәбәрләр “Халык контроле” дәүләти системасы аша кергәннәрдән күпкә артык булган. Яшь буын әйләнә-тирәлекне саклауда бик теләп катнаша. Экология министры яшь буынга экологик тәрбия бирүче осталарга аерым рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә республиканың күп кенә мәктәпләрендә экология дәресләре һәм өстәмә шөгыльләр даими үткәрелә. Артем Сидоровның әйтүенчә, “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашу – бозуларны күрү генә түгел, хәлне төзәтергә омтылу да, әйләнә-тирәлекне саклауда катнашу да булып тора. Ул Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләр теләде.