Борындык т.ю. станциясе поселогы торак биләмәсе ягына бөртек тузаны очуы турындагы хәбәр быелның сентябрендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә килде.
"Чиста биттән!" экологик рәсемнәр конкурсы кысаларында 2529 иҗади эш кабул ителде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештырган конкурс 2018 елның 10 октябреннән 10 ноябренә кадәр 1-11 сыйныф укучылары арасында барды.
Җир кишәрлеге милекчесенең битараф булуы сәбәпле, Әлмәттә Базовая урамында туфрак нефть продуктлары белән пычранган - гомуми мәйданы 1500 кв.м. тәшкил итә.
Күкчәчәк, ак чәчәк, кыңгырау - Арча районы Апаз балалар бакчасында туган төбәк үсемлекләре турында театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр. "Яшел алан әкияте" спектаклендә табигатьнең гүзәллеге турында ни рәвешле кайгыртырга һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында бәян ителде. Балалар чәчәкләр турында шигырьләр сөйләде, дару үләннәре һәм аларны куллану үзенчәлекләре белән танышты, шулай ук "Шүрәле" поэмасыннан өзекләр уйнады. Экологик агарту чарасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш та катнашты. Ул болай дип билгеләде: "Мондый вакыйгаларны балалар озакка хәтерли, чөнки алар үзләре дә тамашаның бер өлешенә әверелә. Бу аларда зәвыкъ һәм туган төбәккә мәхәббәт тәрбияли.
"Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы кысаларында Татарстандагы укучылардан 7000 артык заявка алынды. 21 ноябрьдә Казанда иң актив укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләү тантанасы булачак. Бу сезонда иң күп катнашучылар республиканың Түбән Кама, Спас районнарында һәм Казан шәһәрендә теркәлде. Алар арасында 1000 артык балл туплаган мәктәп укучылары да бар.
"Әтнә торак-коммуналь хуҗалыгы" предприятиесенең чистарту корылмаларында 100 процентлы нәтиҗәгә ирешелде. Биологик чистарту корылмаларын үзгәртеп кору - 2013 елда экологлар тарафыннан ачыкланган Әтнә елгасына чистартылмаган агынты суның ташлануын чикләү максатларында күрелгән чаралар комплексы. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы белән уздырылган уртак тикшеренү эше нәтиҗәсендә гаеплеләрне Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 статьясының 1 өлеше, 8.15 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттылар. Ә 2014 елның апрелендә ТР Әтнә районы суды тарафыннан БЧК мәҗбүри үзгәртеп кору турында карар чыгарылды.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны балачактан ук чүпне сортларга аерырыга өйрәтә. Казан шәһәренең 124 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен чираттагы белем бирү дәресе уздырылды.
Казанның 18 белем бирү учреждениесеннән һәм республиканың Спас районыннан укучылар үз мәктәпләре территориясендә калдыкларны аерым җыю системасын җәелдерү өчен җыйналды. Узган ялларда Казанның 5 нче гимназиясе базасында "Россия студент отрядлары" яшьләрнең россиякүләм иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм "Чиста булачак" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы катнашында, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә "Эко-ООН" конференциясе уздырылды. Анда катнашучылар Казанда чүпне сортларга аеру өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру буенча нинди чараларның уздырылуы турында белде, шулай ук агитбригадалар конкурсында һәм калдыкларны аерым җыю буенча мастер-класста үзләренең иҗади күнекмәләрен күрсәтте.
Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика иҗтимагый кабул итү системасына 9695 мөрәҗәгать килде. Аларның күпчелеге – 5058 – "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы буенча. "Халык контроле" системасы буенча экологлар тарафыннан 1277 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар телефон линиясе" элемтә каналлары аша 1250 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2110 мөрәҗәгать алынды.
"Мәктәп экопатруле" IV республика конкурсы кысаларында Татарстан укучыларыннан 7000нән артык заявка алынган. Иң актив укучыларны, сыйныфларны һәм мәктәпләрне бүләкләү 21 ноябрьдә Казанда узачак. Бу сезонда аеруча күп санда катнашучылар республиканың Түбән Кама, Спас районнары һәм Казан шәһәреннән теркәлгән. Алар арасында 1000нән артык балл җыйган укучылар да бар.