ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Яз – күбрәк вакытны табигать кочагында үткәрергә, канатлы дусларыбызны тагын да күбрәк кайгыртырга тырышу чоры. Әнә “Здравушка” реабилитация үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар да көньяктан очып килүче кошкайларны каршыларга ныклап әзерләнгән. Биредә “Җирән төсле кәеф” дигән эко-бәйрәм булып узды.

Балаларыбыз инде сабый чактан ук әйләнә-тирә мохиткә, табигатьтәге матурлыкка тартылып, аның белән аралашудан тәм табып үсә. Шуны истә тотып һәм  укучыларны экологик яктан агарту, аңлы-белемле итү максатыннан чыгып, Түбән Кама шәһәре балалар экология-биология үзәгендә экология дәресе уздырылды.

Предприятиеләр эко-стандартлар нигезендә модернизацияләнгән. Автомобильләр юу урыны табигатьне пычратырдай ташландык суларны чистарту системасы белән, ә автотранспортны ремонтлау һәм җитештерү предприятиесенең һавага зарарлы матдәләр чыгару чыганаклары – газ чистарту җайланмалары белән җиһазландырылган.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

 Әлеге предприятие экологлар күрсәтмәсен тулы күләмендә үтәгән: атмосфера һавасын пычрату чынакларына инвентарьлаштыру үткәргән, һаваны пычрату индексын билгеләгән, газ чистарту җайланмаларының паспортларын эшләгән, һава пробаларына лаборатория тикшерүләре үткәргән, аспирация җайланмаларындагы фильтрларны алыштырган. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, гражданнарның бер предприятиедә һавага зарарлы матдәләр чыгарылуга юл куелуына моң-зары урын алган мөрәҗәгате  нигезендә, чыннан да, атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен санга сукмау фактын ачыклаган.

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры Александр Шадриков санитария-экология икеайлыгына рәсми төстә старт бирде.

Ел башыннан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 774 мөрәҗәгать кергән.


29
март, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.

Язын җир көне, су көне, парклар көне, кошлар көне, агачлар көне билгеләп үтелә. Әлеге чаралар кысаларында мәктәпләрдә планетабыз байлыкларын саклау чаралары уздырыла. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Чирмешән районындагы исемсез бер чишмәдән законсыз төстә су алу фактына тап булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International