ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Чаллыдагы “Автодорстрой” ҖЧҖдә һәм Түбән Камадагы “А.П.Демахин” хосусый предприятиесендә автоягулык станцияләрендәге нефть продуктлары коюның йомык системалары эше белән таныштылар. Система резервуарлардагы һәм ягулык тарату колонкаларындагы мотор ягулыгы парларын арытаба нефть базаларына илтеп рекуперацияләү өчен автоцистернага җыюдан тора. 2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итүчеләр үзләренең автоягулык станцияләрен расланган программа срокларына ярашлы рәвештә җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенге көндә шундый системалар белән 72 АЗСның 30ы, ә Түбән Камада 29 АЗСның 15е җиһазланган.

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Казан Медицина колледжы студентлары белән бергә, Казанның Мәүлетов һәм Камай урамнары буендагы урман-парк зонасында өмә үткәрделәр. 1500 квадрат метр мәйданлы территориядән 30 капчык чүп-чар җыелды. Мондый чараларны колледж студентлар атна саен үткәрергә ниятли.
Оренбургта 2014 елның 19-21 ноябрендә “Калдыклар белән идарә итү. Экология 2014” дигән дүртенче күргәзмә үткәрелә. Анда индустрия һәм көнкүреш калдыкларын җыю, саклау, ташу һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче компанияләрнең катнашуы көтелә. Максаты – иң яңа фәнни-техник казанышларны иңдерү, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, көнүзәк мәсьәләләрне төбәк-ара кимәлдә чишү буенча тәҗрибә алмашу, җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында эшлекле бәйләнешләр урнаштыру. Чара кысаларында фәндә һәм индустриядә булган яңа технологияләргә, кадастр законнарына, светодиод белән яктыртуга, индустрия компанияләре белән уңышлы идарә итүгә багышланган семинарлар һәм мастер-класслар үткәреләчәк.
Бүген Казан шәһәренең 6нчы Кадет интернат-мәктәбендә Әфганстан территориясендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләр – әфганчылар совет гаскәрләрен аннан чыгаруның 25 еллыгына багышланган медаль белән бүләкләнде. Медаль Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Шамил Сәлимгәрәевка да бирелде.

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы урынбасары Хәдичә Сафиуллинаның туган көне. Ул Министрлыкта 2001 елдан бирле эшли, башта Үзәк СИАКта җитәкче белгеч иде. Экология министрлыгы коллективы аны чын күңелдән котлый, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, йортына иминлек тели.
Россия Федерациясе Президентының “2014-2015 елларда коррупциягә каршылык буенча милли план турындагы” 11.04.2014 № 226 указын, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршылык турындагы” 04.05.2006 № 34 ЗРТ Татарстан Республикасы законын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2015-2020 елларда Татарстан Республикасының коррупциягә каршылык политикасын тормышка ашыру” дәүләт программасын раслау турындагы” 19.07.2014 № 512 карарын үтәү йөзеннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015-2020 елларга Антикоррупцион программа әзерләп, аны 05.11.2014 № 793 п боерыгы белән раслады.
Программаның максаты булып коррупциянең сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү (коррупциягә
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү идарәсенең Җир асты байлыкларыннан файдалануны үстерү секторы мөдире Ирина Чеснокованың туган көне. Ул Министрлыкта 2012 елдан бирле эшли, башта, 2014 елга кадәр, җитәкче киңәшче вазифасында иде. Министрлык коллективы аны чын күңелдән котлый, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, имин һәм мул тормыш тели.
Бу көннәрдә Мәскәүдә “Елгаларның, сусаклагычларның һәм диңгез яр буе зоналарының динамикасы һәм термикасы” дигән халыкара конференция бара. Анда су объектларының динамикасы һәм термикасы өлкәсендәге тикшеренүләрнең соңгы елларда алынган иң әһәмиятле нәтиҗәләре өстенлекле юнәлешләрне билгеләү һәм координацияләү максатыннан тикшерелә. Шулай ук Идел-Кама каскады сусаклагычларының режимын көйләү буенча конференция үткәрелә.
18-21 ноябрьдә Мәскәүдә Индустриаль экологиянең көнүзәк мәсьәләләре буенча XV экологик форум үткәрелә. Анда индустриаль экология буенча алдынгы белгечләр, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалануга күзәтчелек федераль службасы, башка дәүләт органнары хезмәткәрләре, “Җитештерү экологиясе” журналы экспертлары катнашачак. Чарада әйләнә-тирәлекне саклау буенча законнарга кертелгән соңгы үзгәрешләрне тикшерү күздә тотыла. Планга шулай ук форумда катнашучыларның танышулары һәм тәҗрибә уртаклашулары, табигатьтән файдаланучылар үз эшләрендә очрата торган авыр мәсьәләләрне гамәлдә тикшерү кертелгән.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика яшьләренең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсының экспертлар советы утырышы булып узды. Экспертлар советын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, аның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кафил Әмиров, “Яңа Гасыр” теле-радиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Югары Советы депутаты Илшат Әминов, “Татарстан” теле-радиокомпаниясе филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, “Казан” теле-радиокомпаниясе генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, “Татарстан Республикасының иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” директоры Анна Синеглазова тәшкил итә.
Быел конкурста катнашуга Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 1000 чамасы эш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International