ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Яшь биологлар һәм экологлар VII “Еланчык” шәһәр экология форумында катнашырга чакырыла. Ул яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән озайлы ачык “Зилант” экологик проекты кысаларында 9 апрельдә Казан балалар экология-биология үзәгендә үткәрелә. Кече классларда укучылар форумының төп темасы: “Татарстан туфракларын саклау”.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында җир асты байлыкларын куллануга аукционнарда катнашу өчен документлар конвертларын ачу процедурасы үткә­релде, шулай ук аукционнарда катнашуга гаризаларны теркәүгә йомгак ясалды. Җирле әһәмияттәге 11 җир асты байлыклары кишәрлеген кулланышка бирергә тәкъдим  ителгән, шулардан 10 кишәрлек буенча аукционнарда катнашуга гаризалар бирелгән иде. Пичәт­ләнгән конвертларны

Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көне үткә­релә. Чараның беренче өлешендә Рус географик җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты отрядының фото күргәзмәсе ачыла, анда “Суыклык полюсы”, “Антарктида-100”, “Россиянең Поляр түгәрәк арты”, “Поляр түгәрәк” дигән дөнья рекордларын кую бары­шында экспедиция әгъзалары төшергән фотолар тәкъдим ителә. Икенче өлештә су асты тикшеренүләре: су астында

Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия теле­фоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп эко­патруле”  мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтима­гый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплек­ләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атм

Яшь экологлар, биологлар, географлар һәм журналистлар “Кеше һәм биосфера” дигән Ерак Көнчыгыш еллык экологик яшьләр конкурсында катнашырга чакырыла. Чара Россия Фәннәр Академиясенең Ерак Көнчыгыш бүлекчәсенең Биология-туфрак институтында 31 марттан 1 апрельгә кадәр үткәрелә. Быел ул халыкара статуслы, чөнки анда Азия-Тын Океан төбәге илләренең мәктәп балалары һәм студентлары да катнашачак.

Конференция-конкурста үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын тәкъдим итүче 7-22 яшьләрдәге балалар

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) территориясендә урнашкан 75нче яңа, заманча күргәзмә үзәгендә 2016 елның 26-28 апрелендә ЭКВАТЭК-2016 халыкара форумы уздырыла. Анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, рациональ кулланыш җиһазлары һәм хезмәтләре, юынты суларны чистарту, су шешәләү һәм су секторын үстерүнең

Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу


19
март, 2016 ел
шимбә

Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профильле белгечлекләргә укучы студент­лары өчен “Экология һәм тотрыклы үсеш. Россия Федерациясендә экологик идарә итү” дип аталган лекция укыды


18
март, 2016 ел
җомга

Экологлар Татарстан халкын “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылырга чакыра. Аның өчен 20.30дан 21.30га кадәр яктыртуны һәм электр приборларын сүндереп торырга кирәк. Акциянең http://60.wwf.ru/ рәсми сайтына кереп катнашуыңны расларга һәм дөнья картасында бер шәм кабызырга мөмкин.

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Үзәк стадион янында Кырымны һәм Севастополь шәһәрен Россиягә кушуның икееллыгына багышланган “Без бергә” митинг-концерты үткәрелде. Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Кырым Республикасы Бакчасарай районы башлыгы – Бакчасарай район советы рәисе Рифат Дердаров һәм башкалар тәбрикләде. Митингта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары, иҗтимагый патриотик оешмалар, политик партияләр вәкилләре, югары уку йортларында укучылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International