Экологлар Лаеш районында 1400 кв.метрдан артык мәйданлы чүплек урынын ачыклаган

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Үзәк территориаль идарә инспекторлары, Лаеш районының «Химик-72» коммерциясез бакчачылык ширкәте территориясе янында биналарны сүтү һәм җимерүдән барлыкка килгән калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыклаган. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 1456 кв.метр, күләме – 247 куб.метр.

Җир кишәрлеге милекчесен ачыклау өчен экологлар Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенә гариза юллаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International