«Санау ноктасы» россиякүләм конкурсында катнашырга чакырабыз

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

«Донорлар форумы» грант бирүче оешмалар ассоциациясе тарафыннан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә коммерциясез оешмаларның «Санау ноктасы» («Точка отсчета») россиякүләм гавами еллык хисап конкурсы үткәрелә.

Конкурста катнашу коммерциясез оешмалар эшчәнлегенең ачыклыгын арттыру инструменты булып тора, оешмаларның абруен ныгыту һәм аларны таныту, яңа партнер-оешмаларны һәм иреклеләрне җәлеп итүгә ярдәм итә.

Конкурска гаризалар Донорлар форумының махсус платформасында (www.form.donorsforum.ru) 2021 елның елның сентябрь ае азагына кадәр кабул ителә.

Экспертлар 2021 елның октябрь ахырында эшләрне бәяләүгә керешәчәк, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2021 ел ахырында – 2022 ел башында булачак.

Тулырак мәгълүмат Донорлар форумының рәсми сайтында урнаштырылган: https://www.donorsforum.ru/projects/tochkaotschyota/prinyat-uchastie/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International