Россиянең алдынгы компанияләре производстволарның экологик куркынычсызлыгы өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашты

2021 елның 3 сентябре, җомга

Соңгы ун елда табигать саклау чараларына 23 млрд. сум кертелгән, аларның яртысыннан артыгы агынтыларны чистартуга юнәлтелгән, бу еллык җитештерү күләме 65% арткан очракта, 7 ел эчендә пычраткыч матдәләр чыгаруны 30 мең тоннага (51%) киметергә мөмкинлек биргән. «Казан Экспо»да узган А.И.Щеповских исемендәге «Сәнәгый экология һәм куркынычсызлык» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә СИБУР компаниясе әнә шундый саннар китерде. Россиянең эре нефть, газ, химия компаниясенең төп экологик проектлары турында СИБУРның экология буенча җитәкчесе Галина Христофорова сөйләде.

«Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны киметү – СИБУРның төп өстенлекләреннән берсе. Экология буенча конкрет максатлар 2025 елга кадәр тотрыклы үсеш өлкәсендә билгеләнгән – мәсәлән, су куллану, пычраткыч матдәләр ташлау һәм чыгару, парник газлары чыгару буенча чагыштырма күрсәткечләрне киметү, калдыкларны утильләштерү өлешен һәм «яшел» энергия өлешен арттыру», – дип аңлатты спикер үз чыгышында.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә компания сәнәгать куәтләрен модернизацияләүгә инвестицияләр кертә һәм экология өчен куркынычсыз технологияләр куллана. Мәсәлән, 2021 ел ахырына кадәр чистарту корылмаларын төзү һәм Костов һәм Томскида факел системаларын реконструкцияләү эшләре тәмамланачак.

Конференция аудиториясендә кызыксыну уяткан тагын бер проект Түбән Новгород кластерында «СИБУР-Нефтехим»да тормышка ашырыла һәм СО2 ташландыкларын файдалы куллануга юнәлтелгән.

«Безнең технологиядә чистартылмаган СО2 барлыкка килә. Хәзер атмосферага ташлана торган углекислый газны товар продукты – йөз процентлы азык СО2 җитештерү өчен тапшыру мәсьәләсе карала. Проект 2022 елда тәмамланачак һәм предприятие буенча парник газлары чыгаруны 7%, ә атмосфера һавасына йогынты ясау өлешен 4% киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип өстәде Галина Христофорова.

«ТАНЕКО» комплексы вәкилләре дә производствоның экологик куркынычсызлык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Белгечләр билгеләп үткәнчә, быел компаниянең төп казанышларыннан берсе чистартылган агынтыларны производствога тулысынча кире кайтару булган. Бу шулай ук Кама елгасына агып төшкән суларны тулысынча туктатырга мөмкинлек биргән.

«Су куллануның йомык циклы әйләнә-тирә мохиткә минималь йогынтылы ресурслар циркуляр икътисадына җәлеп итүгә юнәлтелгән һәм тотрыклы үсешнең ике максатына туры килә: «Чиста су һәм санитария» һәм «Куллану һәм җитештерүнең рациональ модельләренә күчү», БМО Глобаль килешүе кысаларында, аңа Татнефть 2019 елда кушылган», – дип өстәде конференциядә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International