Игътибар! Югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсы игълан ителде

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстанның югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсын башлап җибәрә. Фәнни проектларның номинацияләре:

- табигый ресурслардан рациональ файдалану;

- табигатьне саклау технологияләрен эшләү;

- социаль экология.

Конкурста катнашу өчен материалларны 2021 елның 4 октябренә кадәр Anisa.Mannapova@tatar.ru электрон почта адресына юлларга кирәк.

Җиңүчеләр үз мәкаләләрен РИНЦ библиография базасында бастырып чыгару хокукына ия булачак, шулай ук электроника кибетләренә 50, 30, 20 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурсны үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Министрлык сайтының «Конференцияләр, конкурслар, СЮКО ярдәм итү» бүлегендә танышырга мөмкин:  http://eco.tatarstan.ru/rus/konkursi.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International