Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, Татарстан Республикасында 2 августтан башлап 21 календарь көне дәвамында гражданнарга урманнарда йөрү һәм транспорт чарасында үтеп керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
Урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тарафыннан чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, урманнарда тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман биләмәләрендә патруль көчәйтелгән, ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылган. Шулай ук янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән янгын һәм урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының да, тулы әзерлеге тәэмин ителгән.