Азнакай шәһәренең Рауил Ишкәев исемендәге ял паркында 500дән артык шәһәрле «Татарстанда чиста булачак!» бәйрәменә килгән. «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Президенты гранты кысаларында чара үткәргән.
Балалар һәм аларның әти-әниләре, волонтерлар, активистлар, шәһәр халкы һәм кунаклар уеннарда, конкурсларда, белем бирү һәм иҗади мастер-классларда катнашкан. Иң актив катнашучылар «ECOMAN» конкурсында көч сынашкан һәм төп приз өчен көрәшә алган. Бәйрәмнең концерт программасы тамашачыларны район иҗат коллективларының хореографик, вокал номерлары, шулай ук ташланган материалдан костюмнар тәкъдим ителгән «Экомодлар» күрсәтүе белән сөендергән.
Моннан тыш, мәйданчыкта икенчел чимал, яраксыз батарейкалар кабул итү пунктлары эшләнгән, сукбай хайваннар өчен азык җыелган, шулай ук «игелекле әйберләр базары» – кирәкмәгән әйберләрне бушка бирү чарасы оештырылган. 4 сәгать эчендә «Татарстанда чиста булачак!» экология бәйрәмендә уртак тырышлык белән 70 килограммнан артык макулатура, 3 кг пластик, 10 кг терлек азыгы һәм 50 килограммга якын файдаланылган батарейка җыелган.