2035 илкүләм технологик инициатива университеты теләге булган һәркемне «Ясалма интеллект» программасы буенча белем алырга чакыра. Программа 2035 университеты тарафыннан әйдәп баручы IT-компанияләр белән берлектә эшләнгән.
Уку барышында сез ясалма интеллект технологиясе нигезләре һәм мөмкинлекләре, эшкуарлык үсешендә ясалма интеллект сервисларын, платформа һәм системасын куллану турында беләчәксез, шулай ук Россиянең әйдәп баручы IT-компанияләре кейсларын да чишеп карый алачаксыз. Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар 2035 университеты тарафыннан бирелгән ясалма интеллект тармагы белгече дигән цифрлы сертификатка ия булачак.
Уку өчен түбәндәге сылтамага буенча узарга кирәк:
Тулырак мәгълүмат: https://ai.2035.university/.