Экологлар Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә санкцияләнмәгән чүплек гаеплеләрен эзли

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәдә  биналарны сүтүдән, төзелеш кирпеч ватыкларыннан һәм тимер-бетон эшләнмәләрдән чүп-чар калдыкларын ачыклаган. «Чүп-чар каты коммуналь калдыклар полигонының санитар-яклау зонасы территориясеннән тыш бушатылды», – ди экологлар. Пычранган кишәрлекнең мәйданы – 230 кв.м., күләме – 50 куб.м.

Идарә хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү акты төзелгән. Калдыкларның милекчесен билгеләү өчен административ тикшерү кузгатылган. Гаепле затлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.2 ст. 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү») нигезендә җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International