Бүген ТР Экология министрлыгында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Айрат Шиһапов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2021 елның 1 ярты елында, Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында, Интернет һәм «Ышаныч телефоны»н да кертеп, массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм гражданнардан һәм юридик затлардан алынган мөрәҗәгатьләрдәге белешмәләрне күзәтү нәтиҗәләрен карап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Коррупциягә каршы программа чаралары үтәлеше турында җыелма хисап.

2. Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларындагы затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының 2021 елда керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшыру сроклары үтәлешенә ясалган анализ нәтиҗәләрен карау (2020 елның 1 гыйнварыннан башлап 2020 елның 31 декабренә кадәр хисап финанс елы өчен).

3. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән 2020 елда Татарстан Республикасында коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисапны карау турында.

4. «Идел-Кама территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында».

5. «Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International