2021 елның 21 июленнән 10 августына кадәр Бөек Новгород шәһәрендә «Архипелаг 2121» проект-белем бирү интенсивы узачак. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, «НТИ платформасы» АКО һәм «Университет 2035» АКО белән берлектә, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО оештыра. Чара төбәкләрдә инновацияле яңа командалар оештыруга, социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре буенча технологик проектларны үстерүгә һәм икътисадта технологик бизнес өлешен арттыруга юнәлдерелгән.
Анда катнашу өчен үтәли технологияләр һәм яңа базарлар өлкәсендә проектларын башлап җибәреп, үстерергә нияте булган студентлар, укытучылар, эшкуарлар һәм аларның командалары чакырыла. Россия университетлары да интенсивка үз командасын җибәрә ала, аларның катнашу рейтингы аерым рубрикада чыга: https://sc.2035.university/a2121/universities. Катнашучылар әйдәп баручы экспертлардан белем ала, үз проектлары турында индустрия вәкилләренә сөйли һәм идеяләрне тормышка ашыру өчен ярдәм ала алачак.
Үтәли технологияләр өлкәсендә командалар әзерләү буенча «Архипелаг 2121» проект-белем бирү интенсивының акселерация этабы – 27 июльдән 4 августка кадәр, ә программаның йомгаклау этабы 4 августтан 10 августка кадәр узачак.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге адрес буенча: https://a2121.ru/ Җаваплы зат турындагы мәгълүматларны әлеге электрон адреска җибәрергә: GR.Sabirova@tatar.ru. Чарада катнашу мәсьәләләре буенча: «НТИ платформасы» коммерциясез автоном оешмасының төбәкләр белән хезмәттәшлек итү юнәлеше җитәкчесе – Томских Максим Игорь улы.+7 913 100 83 83, m.tomskikh@nti.work.