«Чиста ишегалды» акциясендә катнаш

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ гражданнарны «Чиста ишегалды» («Чистый двор») акциясендә катнашырга чакыра.  Гаризаны  operator@rtro.ru почтасы буенча җибәрергә.

Чара калдыкларны аерым җыюны гамәлгә кертү, яшьләргә экологик тәрбия бирү һәм торак йортларның ишегалларында уңайлы мохит тудыру максатында үткәрелә. Төбәк операторы белгечләре халыкка калдыкларны аерым җыю турында сөйләячәк, шәһәр кешеләренең барлык сорауларына җавап бирәчәк һәм йорттагы калдыкларны аерым җыю өчен җаваплы кешене билгеләячәкләр. Балалар өчен уен мәйданчыкларында аниматорлар эшләячәк. Төп «ЧистоМэн» персонажы һәм аның дуслары экологик дәресләр үткәрәчәк. Төбәк операторы шулай ук популяр блогерларны, эко-активистларны, мэрия һәм район администрацияләре вәкилләрен дә акциядә катнашырга чакыра. 

Акция нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең калдыкларны аерым җыю программасы уңышлы эшли башлаган иң яхшы ишегалдын билгеләү планлаштырыла, җиңүчеләр кыйммәтле призлар алачак. Алга таба төбәк операторы калдыкларны сортировкалау комплексына экскурсиягә бару өчен актив кешеләр төркемен сайлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International