Арча районының мәктәп яны лагерында экологик дәрес үткәрелгән

2021 елның 22 июне, сишәмбе

«Урман – безнең байлык» Арча районының Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында татар телендә шундый чара булып узган. Максаты – балаларның урман турындагы күзаллауларын киңәйтү, әйләнә-тирә мохитне саклауга карата танып-белү кызыксынуын арттыру, урманны яратырга һәм сакларга, табигатькә сакчыл, җаваплы караш тәрбияләргә өйрәтү. Дәрес барышында балалар республиканың махсус сакланыла торган табигать территорияләре, урманнары, агач төрләре һәм урманда тереклек итүче җан ияләре турында белгәннәр. Шулай ук урманнарны саклау һәм торгызуның да мөһим булуы билгеләп үтелгән. Балалар өчен кызыклы викторина үткәрелгән, анда катнашучылар, ике командага бүленеп, табигать төрлелегенә бәйле белемнәре буенча ярышкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International