Татарстан Республикасы Питрәч районының Кощаково авылында яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак. Эшләр «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча алып барыла һәм инде ахырына якынлаша. Бүгенге көндә үтәлеш 93% тәшкил итә. Объектта төзү-монтаж эшләре башкарылган, корпуслар һәм биналар торгызылган. Биологик чистарту корылмаларын төзү узган ел «Экология» илкүләм проекты буенча башланган, финанслауның гомуми күләме 119,7 млн сум тәшкил итә.
«Кощаково авылында яңа коммуникацияләр төзү күптән кирәк иде. Гамәлдәге биологик чистарту корылмалары ташландык су нормативларын үти алмый иде, чөнки әхлакый яктан да, техник яктан да тузган. Яңа чистарту корылмалары исә бөтенләй заманча, алар җир астыннан үтә һәм гамәлдәге СНиПларга һәм нормативларга туры килә», – дип хәбәр итте район башлыгы Илһам Кәшапов.
Яңа чистарту корылмалары гамәлдәге канализация системасына тоташтырыла. Проект буенча торак пункт эчендә канализация линиясен алыштыру каралган. Аңа мәктәп, мәдәният йорты һәм башка социаль-мәдәни объектлар тоташтырылачак.
Әйтергә кирәк, Питрәч районында бу инде «Экология» илкүләм проекты буенча төзелгән икенче чистарту корылмасы. Питрәч авылындагы беренче объектта бүген эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара.
«Быел елга чистарту эшләрен дәвам иттерү – биологик чистарту корылмалары төзү һәм үзгәртеп кору өчен Татарстанга 1 млрд 400 млн сум акча бүлеп бирелде, шуның 81%ы – федераль акчалар. Безнең төп бурыч – 2024 елга су артериясенә пычраткыч агынты күләмен өч тапкыр киметү, шул рәвешле Иделнең экологик торышын яхшырту», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Исегезгә төшерик, «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Татарстанда 10 муниципаль берәмлектә: Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Тәтеш шәһәре, Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, Зеленодольск муниципаль районының Васильево һәм Карамалы Тау шәһәр тибындагы поселокларында, Минзәлә муниципаль районының Юртау авылында, Питрәч авылында 11 чистарту корылмасы төзелде һәм үзгәртеп корылды.
Бүгенге көндә реконструкция эшләре шулай ук зур объект – Казанның биологик чистарту корылмасында да алып барыла.