Су ресурслары федераль агентлыгы, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышлап, балалар өчен тематикалы «Разноцветные капли» - 2021 гомумроссия рәсем конкурсын уздыра.
Анда 3-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Конкурста катнашучыларны теркәү һәм эшләр кабул итү 2021 елның 1 июненнән 15 сентябренә кадәр сайтта уза www.рисуюводу.рф