«Татарстан-24» телеканалында «Чистый Татарстан» программасында экологларның су саклау эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Студиянең кунагы – Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – Егор Тарнавский. Спикер «Экология» – «Уникаль су объектларын саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарыла торган чаралар, халыкны суның тискәре йогынтысыннан саклау буенча нинди эшләр башкарылуы, шулай ук күзәтчелек эшчәнлегенә кагылачак чаралар турында да сөйләячәк.
Тапшыруны «Татарстан-24» телеканалында бүген 12.30 һәм 18.30 һәм 22:30 сәгатьләрдә карагыз.