Архиерей күлендә сайлап алынган анализ нәтиҗәләре әзер

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре сулыкның өслегеннән һәм төптәге утырмаларыннан пробалар алган. Гидрохимик һәм гидробиологик күрсәткечләр буенча су пробаларына тикшерү үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре сулыкка антропоген йогынты ясалуын күрсәткән.

Су объектын тикшерү барышында махсус инспекция белгечләре күлнең яр буе зонасында җепсел зәңгәр-яшел суүсемнең (цианобактерия) спираль рәвешле Анабенаның чәчәк атуын билгеләгән. «Цианобактерияләр сулыкларның акмыйча җыелып торган зоналарында 18-25°С температура булганда күпләп үрчи башлыйлар», – дип хәбәр итте экологлар.

Чәчәк атуның мөмкин сәбәпләре – сулыкның яр буе территориясенең пычрануы. Агымдагы елның май аеннан барлыкка килгән җылы һәм кояшлы һава торышы, актив фотосинтезга сәбәпче булып, күлнең чәчәк атуына ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, зәңгәр-яшел суүсемнәр белән суның чәчәк ату күренеше – сезонлы күренеш, ул җәй башында башлана һәм август-сентябрь айларында үз пигына ирешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International