Яр Чаллы укучылары 3,5 тоннадан артык батарейка җыйган

2021 елның 25 мае, сишәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәһәренең 4 номерлы Балалар экология-биология үзәге белгечләре ярдәмендә, яраксыз батарейкаларны җыю акциясен уздырган. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар көче белән 3,5 тоннадан артык ток чыганагы җыелган.

Акция барышында балаларга чүпләрне аерым җыю, яраксыз батарейкаларны җыю һәм утильләштерүнең файдасы турында сөйләгәннәр һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашлы булырга чакырганнар. «Яраксыз батарейканы чүплек савытына ташлаган вакытта, яндырган очракта һава агулана, ә таркалган вакытта – су һәм туфрак агулана. Аккумуляторларны эшкәртүгә тапшырырга кирәк, нәтиҗәдә кәгазь, металл, пластик һәм яңа батарейкалар алыначак», – дип хәбәр иткән экологлар балаларга.

Исегезгә төшерик, 100 кг яраксыз батарейкадан 15-30 кг кадәр цинк һәм тимер барлыкка килә, ә дөрес утильләштергән очракта 100 батарейкадан 100 графит карандаш, аш-су приборлары һәм 1 кг артык ашлама алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International