«Экология университеты» янә үз катнашучыларын җыя!

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

11-13 мартта «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексында «Экологик университет» профиль сменасы үткәрелә. Бу смена үз экологик командасын булдырырга яки үстерергә теләгән кешеләр өчен. Чараны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештыра. 

Түбәндәгеләр катнаша ала:

  • экологик проектларның координаторлары;
  • «Чиста булачак» экологик хәрәкәтенең һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре учреждениеләре базасында эшләүче башка экологик берләшмәләрнең 16-30 яшьлек кураторлары.

Сменада катнашучылар:

  • социаль әһәмиятле экологик проектны тормышка ашыру этапларын алып баруның гамәли механизмнарына өйрәтеләчәк;
  • әйләнә-тирә мохит торышы турында белем дәрәҗәсен арттырачак;
  • экологик юнәлешле социаль-әһәмиятле проектлар чараларында волонтерларны җәлеп итү һәм аларның катнашуын оештыру буенча практик механизмнарга өйрәнәчәк;
  • массакүләм экологик агарту чараларын үткәрүнең теоретик һәм гамәли күнекмәләрен эшләячәк.

Университетта катнашу өчен 2021 елның 7 мартына кадәр https://clck.ru/TQwGb сылтамасы буенча теркәлү узарга кирәк.

Чара турында тулырак мәгълүмат:  https://clck.ru/TXfNh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International