КДЭУ базасында студентларга «Бүлү кагыйдәләре» конкурсының нечкәлекләре турында сөйләгәннәр

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Калдыкларны аерым җыю нечкәлекләре турында сөйләгәннәр, конкурста катнашу кагыйдәләре белән таныштырганнар, җиңүчеләрне нәрсә көтүе турында әйтелгән. Казан дәүләт энергетика университетында, «Бүлү кагыйдәләре» дигән калдыкларны аерым җыю конкурсы кысаларында, Министрлык белгечләре һәм «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары экологик агарту чарасы үткәргән. 

Исегезгә төшерәбез, конкурс 1 мартта башланып китте. Ярышларда Казанның өч югары уку йорты – КДЭУ, КХТИ һәм КАИ студентлары катнаша. Өч ай дәвамында балалар ПЭТ-шешәләр, ПНД, пыяла һәм макулатура җыячак. Команда зачетыннан тыш, белем бирү учреждениеләре укучылары шәхси зачетта да көч сынаша алачак. Моның өчен марафонның төрле биремнәрен үтәргә кирәк булачак, алар Инстаграмда Мега Казан аккаунтының рәсми битендә басылып барачак https://instagram.com/pravila_deleniya_kazan?igshid=yeliclw6lk0w.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International