«Идел елгасына сыекча агызылган». Җирле халыктан Министрлыкның кайнар линиясенә шундый хәбәр алынган

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсенә гражданнардан Казансу елгасына сыеклык агызу турында мөрәҗәгать алынган. Үзәк территориаль идарә инспекторлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе хезмәткәрләре һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән берлектә, кичекмәстән Идел елгасы акваториясенә – Казан шәһәренең Маркиз утравы районына барганнар. Пычрак дип фаразланган урында табигый су пробалары алынган. «Суның исе бар иден, бораулаудан соң су өслегендә май таплары күренә иде», – дип хәбәр итте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре.

Идел елгасы су объектларын куллану һәм саклау буенча федераль дәүләт күзәтчелегендә торырга тиешле булганга күрә, гражданнар мөрәҗәгате һәм тикшеренү нәтиҗәләре барлык кирәкле чараларны күрү өчен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелгән.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International