Экология министрлыгында коррупциягә каршы тору буенча укулар узды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен арттыру максатларында, бүген керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Рушан Гарифуллин катнашты.

Семинарда катнашучылар керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тутыру тәртибендәге үзгәрешләр, шулай ук белешмәләр тутырганда аеруча киң таралган хокук бозулар һәм хаталар турында мәгълүмат бирде. Тикшерү механизмы турында аңлатмалар бирелде, мәгълүмат тапшыру срокларын үтәүгә бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International