«Гнездышко»да тәрбияләнүчеләр табигатьне саклауның мөһимлеген аңлыйлар

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәренең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче нәниләр катнашында экология дәресе узган. «Планетаны саклыйк» дигән чараның максаты – экологик культура формалаштыру һәм табигатькә аңлы караш тәрбияләү.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева да чакырылган кунак буларак катнашкан. Ул балалар белән әңгәмә үткәргән һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасы турында мультипликацион фильм күрсәткән. Балалар, үз чиратында, шигырьләр сөйләгән, табышмаклар чишкән һәм хайваннарны сүрәтләгәннәр.

Чараның төп нәтиҗәсе буларак, балалар табигатькә сакчыл карарга һәм барлык тереклекләрне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International