«Чиста Татарстан» программасында бүген – Казандагы атмосфера һавасы торышын контрольдә тоту

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» телеканалында «Чиста Татарстан» программасының яңа чыгарылышы булачак. Студия кунаклары – ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Казан шәһәрендә атмосфера һавасының торышын контрольдә тоту турында сөйләячәкләр.

Билгеле булганча, Самосырово, Вознесение, Салмачи торак биләмәләре тирәсендәге сасы ис темасы хәзер дә актуальлеген киметми. Эфир барышында экспертлар әлеге зонада экологик контрольнең ничек алып барылуы һәм хәзерге вакытта ведомстволарның бу мәсьәләне хәл итү өчен нинди чаралар күрүе турында аңлатма бирәчәкләр.

Тапшыруны кабатлап күрсәтү: 18:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә, «Татарстан-24». Телетапшыруны шулай ук YouTube видеохостингында да карарга була: https://youtu.be/NhtMEvZ5v2I

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International