Конкурс Россиядә дә, якын һәм ерак чит илләрдә дә заманча экологик традицияләрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Конкурс кысаларында анда катнашучылар үзләренең табигатьтән файдалану культурасын үстерүгә юнәлтелгән экологик тәҗрибәләрен тәкъдим итә.
Гаризалар 2021 елның 21 апреленә кадәр проект сайтында түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
- «Иң яхшы экологик традиция» (коммерция компанияләре арасында);
- «Иң яхшы экологик традиция» (халык арасында);
- «Иң яхшы экожурналист» (катнашучыларга конкурска органик сертификацияләнгән товарлар турында репортаж тапшырырга кирәк булачак);
- яшел тормыш стиле турында визуаль сөйләү өчен «Иң яхшы экотрадиция скетчы» (анда катнашу өчен «Экотрадиция» скетчбугында башкарылган автор эшләре генә кабул ителә).
Конкурс нәтиҗәләре май аенда билгеле булачак. Барлык катнашучылар да – мактау грамоталары, ә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк. Катнашу турында тулырак мәгълүмат белән проектның http://www.organicalliance.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.