Россия Табигать ресурслары министрлыгы әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен үз вакытында түләү кирәклеге турында искәртә

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2021 елның 1 мартында 2020 хисап елы өчен әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү кертү срогы чыга, 2021 елның 10 марты – түләү турында декларацияне кабул итүнең соңгы көне.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы искәртеп уза, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Федераль закон нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауның түбәндәге төрләре өчен түләү исәпләргә һәм күчерергә кирәк: атмосфера һавасына стационар чыганаклардан пычраткыч матдәләр чыгару; су объектларына пычраткыч матдәләр чыгару; җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру.

Калдыкларны урнаштырганда әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүчеләр булып түбәндәгеләр тора: хуҗалык һәм башка эшчәнлек алып барганда калдыклар (каты коммуналь калдыклардан тыш) формалаша торган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар; каты коммуналь калдыклар белән эш итү һәм аларны урнаштыру буенча төбәк операторлары. Бары тик IV категорияле объектларда эшчәнлек алып баручы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы оешмалар гына искәрмә булып тора. Объектның категориясе объектны дәүләт исәбенә кую турында таныклык белән раслана.

2020 ел өчен түләүне исәпләгәндә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү исәпләү һәм алу турында» 2017 елның 3 мартындагы 255 номерлы, «2020 елда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү ставкаларын куллану турында» 2020 елның 24 гыйнварындагы 39 номерлы, «IV класслы (аз дәрәҗәдә куркыныч) куркыныч каты коммуналь калдыкларны урнаштырганда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү ставкалары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 29 июнендәге 758 номерлы, «Факел җайланмаларында яндырганда һәм (яки) иярчен нефть газы таралганда барлыкка килә торган пычраткыч матдәләрне атмосфера һавасына ташлаганда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү исәпләү үзенчәлекләре турында» 2012 елның 8 ноябрендәге 1148 номерлы карарларына таянып эш итәргә кирәк. 2020 ел өчен түләү исәпләгәндә кулланыла торган коэффициентлар «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Федераль законның 16.3 статьясындагы 3, 5, 6 һәм 6.1 пунктларында билгеләнгән.

Түләү исәпләүне контрольдә тоту, түләү турындагы декларацияләрне тикшерү Росприроднадзор һәм аның территориаль органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү кертмәгән һәм түләү турында декларация тапшырмаган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.41 һәм 8.5 статьялары нигезендә административ җаваплылык каралган.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүне вакытында яки тулысынча түләмәгән очракта пенялар түләргә туры киләчәк.

2020 ел өчен әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү хисаплаганда эш итәргә кирәк булган мәгълүмат:  http://www.mnr.gov.ru/activity/directions/plata_za_negativnoe_vozdeystvie_na_okruzhayushchuyu_sredu/informatsiya_o_plate_za_negativnoe_vozdeystvie_na_okruzhayushchuyu_sredu_za_2020_otchyetnyy_god/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International