«Табигатьне саклаучылар мәктәбе» проекты Бөтенроссия дәрәҗәсенә чыга

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

«Табигатьне саклаучылар мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында «Волонтер» программасы буенча бушлай укуга тыңлаучыларны сайлап алу конкурсы игълан ителгән. Проектның төп максаты – волонтерларга, гидларга, инспекторларга табигатьне саклау инструменты бирү. Камчатка крае тыюлыклары территорияләрендә волонтерлык проектларында катнашырга әзер булган 20 кеше җиңүче булачак. Сменаның иң уңышлы чыгарылышлары табигать саклау оешмаларының кадрлар резервына кертеләчәк.

Табигать саклау оешмалары өчен кадрлар резервы әзерләүгә, тыюлык территорияләрен саклауны көчәйтүгә, халыкның экологик культурасын күтәрүгә, экологик проблемаларны хәл итүгә җәмәгатьчелек җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Табигатьне саклаучылар мәктәбе» озак сроклы программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин йөкләмәсе буенча булдырылган. Проект «Экология» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыруга, махсус сакланыла торган табигать территорияләрен, экологик туризмны һәм Россия Федерациясендә иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән.

2021 елгы белем бирү программасы тыюлык эшенә, экологик туризмга, Камчатка табигатенә, калдыклар белән эш итү культурасына, табигать объектларында сукмак төзүгә, проект һәм грант эшчәнлегенә, кыргый хайваннар белән очрашуларда куркынычсызлыкка багышланган лекцияләр, семинарлар, тикшеренүләрне үз эченә ала.

Сайлап алуны махсус сакланыла торган табигать территорияләрен үстерүдә ярдәм итәргә әзер булган, тыюлык эше турында киңәйтелгән белемнәр алуга мотивлашкан кешеләр узачак. Укуларын уңышлы һәм тулы күләмдә узган тыңлаучылар волонтерлык эшчәнлегендә катнашу өчен 2021 елның җәендә һәм  көзендә Кроноцк тыюлыгында, Көньяк Камчатка тыюлыгында яки «Камчатка вулканнары» табигать паркына чакырылачак. Алынган белемнәр аларга табигать саклау проектларын тормышка ашыруда җәмәгать инспекторы, балалар экология лагеры педагогы, ярдәмчесе ролен үз өстенә алырга ярдәм итәчәк.

Конкурста махсус сакланыла торган табигать территорияләре эшчәнлеге белән кызыксынучы балигъ булмаган һәм махсус сакланыла торган табигать территорияләре эшчәнлеге белән кызыксынучы, теләсә кайсы Россия төбәгендә яшәүчеләр катнаша ала. Укыту дистанцион рәвештә 24 февральдән 20 мартка кадәр барачак.

Конкурсантлардан гаризалар 12-19 февральдә кабул ителә. Анкетаны әлеге сылтама буенча тутырырга мөмкин  https://forms.gle/uK5R8ZbrxqPDPp5C7. Конкурс турында нигезләмә: https://kronoki.ru/ru/news/actions/2785.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International