100 тимер юл вагоны авырлыгында! Казан фандоматлары укучылардан 225 меңнән артык пластик шешә һәм алюминий банка кабул иткән

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

20 фандоматның нәтиҗәлелеге күрсәткече 6 тонна чиста калдык тәшкил иткән.  

Тапшырылган икенчел чимал өстәмә сортировкалау таләп итми һәм брикетлаштырылганнан соң шунда ук эшкәртүгә җибәрелә. Проектның инициаторлары билгеләп үткәнчә, пластикның җыелган күләме 120 урам эскәмиясе яки 15 мең футболка җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, ә алюминийдан эчемлекләр өчен яңа банклар ясарга мөмкин. Проектта катнашкан һәр укучы калдыклар күмүне нульләштерүгә таба тагын бер адым ясарга ярдәм иткән. Тара җыю буенча 20 лидер кыйммәтле призлар алган.

Фандоматларның эш принцибы гади. Банка һәм шешәләр берәм-берәм махсус тәрәзәгә урнаштырыла. Электрон таблода кабул ителгән тараның күләме һәм авырлыгы күренә. Датчиклар штрих-код буенча урнаштырылган материалны билгели. Пластик һәм алюминий, махсус изгеч аша узып, төрле туплау савытларына эләгә. Мәктәпләрдәге барлык фандоматлар калдыклар туплау мониторингының шәһәр системасына тоташтырылган. Контейнерлар тулылангач, аппарат идарә үзәгенә сигнал җибәрә. Уртача алганда, һәр фандомат 2 көн эчендә тула, аларга хезмәт күрсәтү атнага биш көн башкарыла.

«РТ-Инвест» генераль директоры Андрей Шипелов билгеләп үткәнчә, Казанда «20-200-2000» фандоматлар урнаштыру программасы киләсе этапка күчә – челтәрне, урам модельләрен дә кертеп, 200 фандоматка кадәр киңәйтү. Проектның өченче этабында Казан шәһәренең бөтен территориясендә 2000 фандомат урнаштыру планлаштырыла.

Белгечләр бәяләвенчә, Казанда автоматлаштырылган аерым җыюны тулы масштабта кертү өчен 2500-3000 җайланма кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International