Ел башыннан экологлар гражданнарның 229 мөрәҗәгатен караган

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Республика иҗтимагый экология кабул итү системасына 229 мөрәҗәгать алынган.

Экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы буенча алынган 30 хәбәр, электрон почта, Министрлыкның «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 105 хәбәр каралган. Гражданнарны шәхси кабул иткәндә һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 94 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет-кабул итү системасы аша: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- +79872169779 номерына WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International