Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры беркетелгән Нурлат районында булды, анда ике торак пунктта – Яңа Иглай авыл җирлеге һәм «Түбән Нурлат» микрорайонында гражданнар җыеннарында катнашты. Җыелыш барышында Александр Шадриков халыкны 2020 елда республикада башкарылган эшләр белән таныштырды, аерым алганда, республика программаларының төп юнәлешләре һәм илкүләм проектлар турында сөйләде, шулай ук 2021 елга бурычлар билгеләде.
Визит кысаларында табигать саклау ведомствосы җитәкчесе район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә Нурлат аграр техникумында да булды, анда хезмәт коллективы белән очрашу уздырдылар.