Чистайдан килгән экогаилә В.И.Вернадский исемендәге Илкүләм экология премиясенең иясе булган

2020 елның 26 декабре, шимбә

Долговлар гаиләсе «Шәһәр экологиясе» номинациясендә җиңүче дип табылган.

2020 елда конкурска рекордлы санда гариза — Россиянең 69 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Казахстаннан 514 проект алынган. Җиңү нәтиҗәлелеген исбатлаган һәм реаль гамәли нәтиҗәләргә ия булган, тормышка ашырылган проектлар өчен бирелгән. Конкурска 10 номинация буенча йомгак ясалган, 30 иң яхшы проект авторлары җиңүче булган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Долговлар гаиләсе экология конкурсында инде берничә тапкыр җиңүче булган. 2019 елда «Экояз» республика акциясе йомгаклары буенча «Без яңа сквер төзибез» проектын гамәлгә ашыру өчен аларны «Татарстанның иң яхшы гаиләсе» дип таныганнар һәм бүләк итеп Кырымга юллама тапшырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International