Компания җир асты байлыкларыннан файдалану шартларын бозган өчен 300 мең сум акча түләячәк

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Зеленодольск районындагы Мулла Иле ятмасы территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә кирпеч балчыкларын чыгаруны май аенда ук ачыклаган булган. Юридик затның гомумтаралган файдалы казылма алуга лицензиясе булуга карамастан, әлеге эшләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сәнәгать җирләренә күчермичә генә башланган.

Әлеге фактлар буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 ст. 2 өл. («Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану») нигезендә административ беркетмә төзелгән. Бүгенге көндә 300 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International