Әлмәт шәһәрендә экологлар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү очрагын ачыклаган

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Индустриаль урамы буенча бетон эшләнмәләр ватыклары, полиэтилен пленкалар, агач ботаклары кебек калдыкларга тап булган. Табигать саклау законнарын бозу очракларын экологлар рейд барышында квадрокоптер ярдәмендә теркәгән. «Әлеге калдыклар туфракка күчләп өелгән һәм 58 679 кв. метр мәйданлы җир кишәрлеге чикләрендә таралып яталар», – дип хәбәр итте экологлар.

Әлеге гамәл 2020 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы таләпләрен бозу булып тора. Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча беркетмә төзелгән. Хокук бозучыга 10 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай ук 1 ай эчендә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International