«Бергәләшеп аралыйбыз!» рәсем конкурсы башланды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Конкурс 7-10 яшьлек мәктәп укучылары арасында игълан ителә.  Чараны «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ – Татарстанның көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы оештыра. Төп максаты – яшь буын игътибарын калдыкларны аерым җыюга һәм дөрес итеп сортларга аеру мәсьәләләренә җәлеп итү.

Конкурста төбәк операторы эшчәнлеге зонасында яшәүче балалар катнаша ала.

Балалар үзләренең иҗади эшләрендә йорт, мәктәп, ишегалдында калдыкларны ничек сортларга аеруларын күрсәтергә тиеш (сортларга аеру, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү).

Конкурс шартлары:

1) А4 форматындагы биттә рәсем ясау – теләсә кайсы техникада (май, акварель, туш, төсле карандашлар һ.б.);
2) ПЖКХ ИК оешмасының социаль челтәрләрдәге төркемнәренә (Вконтакте, Инстаграм) язылу;    

3) сканер аша чыгартылган рәсемнәрне һәм фотоларны «конкурска» дигән тамга белән habibrahmanov@rtro.ru электрон адресына яки Россия почтасы буенча җибәрергә кирәк: 420087 Казан, Гвардия урамы, 54 йорт, 1 нче к.

Эшләр агымдагы елның 5 декабренә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр 2020 елның 7 декабрендә ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International