Бүген – Бөтендөнья тереклек тирәлеген саклау көне

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Ел саен 6 октябрьдә бөтен дөньяда Бөтендөнья тереклек тирәлеген саклау көне билгеләп үтелә. 1979 елда Берлин конвенциясе кысаларында оештырылган халыкара бәйрәм кешелекнең игътибарын Җир планетасы фаунасының тереклек тирәлеген саклау проблемасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Кеше үз эшчәнлеге белән табигатькә инде күптәннән тәэсир итә, аны үзгәртә. Дөньяда территорияләр елдан-ел күбрәк авыл хуҗалыгы җирләре, көтүлекләр рәтенә күчә, шәһәрләр үсеше, файдалы казылмалар чыгару, заводлар һәм башка халык хуҗалыгы объектлары төзелеше белән бәйле үзгәрешләргә дучар ителә. Кешенең табигать законнарына һәм табигать территорияләренә контрольсез тыкшынуы йөзләрчә төр хайваннар һәм үсемлекләрнең юкка чыгуына китерде.

Бүген, бәйрәм көне кысаларында, бөтен дөнья буенча төрле табигать саклау һәм экологик оешмалар көче белән, экологик юнәлешле чаралар үткәрелә, алар бөтен дөнья җәмәгатьчелеген планетабызның табигый байлыкларын саклау һәм якклау кирәклеге турында уйланырга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International